Кайбычта "Без бергә" фестиваль-конкурсының муниципаль этабы узды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

          2 апрель көнне район мәдәният йортында "Без бергә" Республика балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабы булып узды. Әлеге конкурс ике яшь төркемендә (кече һәм өлкән) тугыз номинация буенча үткәрелде: "Хореография", "Халык вокалы", "Халык вокаль ансамбле","Инструменталь ансамбль", "Иҗади гаилә", "Сәнгать уку", "Театр куелышы", "Мода театры", "Иҗат канатлары". Анда гомуми белем бирү оешмалары укучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары катнашты.
           Конкурсның зона этабы 5 апрельдә Югары Ослан районында узачак, анда муниципаль этапта 1 нче урынны алган конкурсантлар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International