Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының 2018 елның 16 ноябрендәге 150 номерлы «Балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү буенча чаралар планын («юл картасы») үтәү кысаларында мониторинг үткәрү вәкаләтләрен ныгыту турында» карарын үтәү йөзеннән, яшь гвардиячеләр, Кайбыч районы башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге һәм «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә, 2019 елның 22 мартында "Интернет челтәрендә укучылар куркынычсызлыгы" викторина-дәресен үткәрделәр. Балалар бурычларны чиштеләр, интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен эзләү өчен ребуслар чиштеләр. Катнашучыларга грамоталар һәм тематик брошюралар тапшырылды.
.jpg)