Каникуллар алдыннан Олы Кайбыч мәктәбендә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Илфат Әхмәтовның башлангыч сыйныф укучылары белән очрашуы булып узды.
Ул балаларга аңлаешлы рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл йөрү өлешендә үзеңне ничек тотарга, җәяүлеләрнең генә түгел, машина йөртүчеләрнең дә игътибарсызлыгы һәм җавапсызлыгы буенча нинди хәлләр була алуы турында сөйләде, шулай ук велосипедта йөрү кагыйдәләрен аңлатты.
Полиция хезмәткәрләре белән берлектә балалар юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен искә төшерделәр. Очрашу барышында балалар инспекторны зур игътибар белән тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу ахырында ЮХИДИ инспекторы һәм педагоглар балаларга сак, игътибарлы булырга һәм үзләрен юлда сакларга теләделәр.