
20 март көнне Казанда "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең финал этабы узды. Әлеге конкурсның максаты-татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, әдәби иҗатка сәләте булган яшь талантларны ачыклау, яшь язучыларны популярлаштыру, аларның осталыгын үстерүдә ярдәм итү.
Кайбыч районын бу конкурста Кошманнан Шәмсетдинова Камилә (8 сыйныф), Иске Чәчкабтан Хөсәенова Илгизә (8 сыйныф), Борындыктан Айзилә (9 сыйныф) һәм Ләйсән (7 сыйныф) Абдрахмановлар лаеклы тәкъдим иттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре 25 апрельдән соң билгеле булачак.
.jpg)
