Тукай исемендәге IX нчы Халыкара шигырь уку бәйгесенең муниципаль туры

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

          20 нче март көнне «ЭКО» өстәмә белем бирү учреждениесе базасында  Г. Тукай исемендәге IX нчы Халыкара шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль туры булып узды. Анда районның барлык  мәктәпләреннән диярлек 40 ка якын укучы катнашты. Бәйге түбәндәге яшь номинацияләрендә оештырылды:
-    1 нче төркем: 1-4 нче сыйныфлар;
-    2 нче төркем: 5-8 нче сыйныфлар;
-    3 нче төркем: 9-11 нче сыйныфлар.
Бәйгенең  темасы – “Туган ягым – яшел бишек ”. Укучылар бәйгегә бик нык әзерләнеп килгәннәр. 
1-4 сыйныфлар арасында:
-    1 нче урын: Галиуллин Илназ, 1 нче сыйныф, Иске Чәчкаб мәктәбе;
-    2 нче урын: Гибадуллина Әнисә,  4 нче сыйныф, Бәрлебаш мәктәбе;
-    3 нче урын: Букаров Алексей, 3 нче сыйныф, Ульянково  мәктәбе.
5-8 сыйныфлар арасында:
-    1 нче урын: Закирова Әлфинә, 8 нче сыйныф, Чүти  урта мәктәбе;
-    2 нче урын: Гирфанова Газизә, 5 нче  сыйныф, Иске Чәчкаб мәктәбе;
-    3 нче урын: Гайнетдинова Алинә, 6 сыйныфы, Олы Кайбыч  урта  мәктәбе;
-    3 нче урын: Закиров Алмаз, 7 нче сыйныф, Кошман мэктәбе.
9-11 сыйныфлар арасында:
-    1 нче урын: Лисина Анна, 9 нчы сыйныф, Ульянково  мәктәбе;
-    1 нче урын: Сундурова Александра, 11 нче сыйныф, Олы Подберезье урта  мәктәбе;
-    3 нче урын: Шәрәфиев Айрат, 10 сыйныфы, Олы Кайбыч урта мәктәбе;
Уңышка ирешкән укучылар мәгариф бүлеге идарәсенең дипломнары,  катнашучылар грамоталар  белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International