Эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторлар квалификациясен күтәрү буенча гамәли семинар

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

          Бүген Шүширмә авылында хуҗалыклардагы эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының квалификациясен күтәрү буенча гамәли семинар узды. Семинарны «Элита "ГПП" АҖ баш зоотехнигы Кәбиров Фәнил Васылович алып барды, ул эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыруда технологик яңалыклар белән таныштырды. Семинар барышында эре мөгезле терлекләрне Европа технологиясе буенча ясалма орлыкландыруга һәм авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ясалма орлыкландыруны оештыру технологияләренә аерым игътибар бирелде. Семинарда районның зооветеринария белгечләре һәм орлыкландыручылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International