2 мартта Кама Тамагы поселокта гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында яшь бадминтонистларның "Проба пера" Бөтенроссия ярышларының республика этабы булып узды. Нәтиҗәдә, безнең команда финалда гына Әлки муниципаль районына 2:3 исәбе белән җиңелеп, икенче урынны алды. Без аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!