2 март көнне Олы Кайбыч авылының «Кайбыч» шугалагында 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында алкалы хоккей буенча район беренчелеге узды. Нәтиҗәдә, тренер Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендә Олы Кайбыч урта мәктәбенең яшь хоккейчылары җиңү яулады. Киеренке көрәштә икенче урынны Иске Чәчкаб төп мәктәбе җыелма командасы яулады, призерлар өчлеген Федоровское урта мәктәбе командасы алды. Аннан соңгы урыннарда Мәлки һәм Хуҗа Хәсән гомуми белем бирү мәктәпләре хоккейчылары урнашты.