Бүген Бөрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре семинары узды. Семинар эшендә Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин катнашты.
Семинар алдыннан мәктәптә "Киләчәк сакчылар" һәм "Патриотлык: сорау билгесе?" сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Аларны башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Әскәрова һәм 6 нчы сыйныф җитәкчесе Гөлчәчәк Гыйбадуллина үткәрде.
Аннан соң, спорт залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган укучылар һәм педагоглар катнашында «Патриотлык йөрәкләрне кабыза» дигән бәйрәм чарасы узды. Әлеге чарага сугышчы-интернационалистлар: Нәфыйк Дәүләтшин, Шамил Борһанов, Ринат Хәялиев чакырылган иде.
Чара тәмамланганнан соң, семинар башланды, аны Бөрлебаш мәктәбе директоры Сергей Лазарев ачты. Ул семинарда катнашучыларны сәламләде, аннары сүз район башлыгына бирелде.
Үзенең чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин балаларга яхшы концерт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Сыйныф җитәкчеләре алдына бурычлар куйды-район һәм республика дәрәҗәсендәге олимпиада нәтиҗәләрен яхшырту, шулай ук укучыларның БДИ һәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру.
Шулай ук районның сыйныф җитәкчеләре алдында эш анализы белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин чыгыш ясады.
Семинар Иске Тәрбит һәм Чүти мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм Олы Подберезье мәктәбенең мәктәп музее җитәкчесе чыгышы белән тәмамланды.