Бүген, 16 февральдә Олы Подберезье авылында рапс орлыкларын эшкәртү буенча беренче завод ачылды.
Ачылу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Олы Подберезье авылында туып-үскән Петр Чекмарев (кайчандыр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаментында директор булып эшләгән), «Подберезье» хуҗалыгы генераль директоры Марат Гайнетдинов, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев һәм башкалар катнашты.
"Авыл өчен эшкәртү заводы-зур уңыш. Беренчедән, район бюджетына өстәмә керем, икенчедән өстәмә эш урыннары», - диде Альберт Илгизәр улы. Ул якташы Петр Чекмаревка завод төзелешендә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Бүген завод тәүлегенә 12 тонна рапс орлыгын эшкәртергә әзер. Шул ук вакытта 4,5 тонна рапс мае һәм 7,5 тонна рапс түбе җитештереләчәк. Монда өч сменада алты кеше һәм завод директоры эшләячәк. Димәк, биредә җиде кешегә эш урыны да булдырылган.