Олы Кайбычта Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм узды

2019 елның 16 феврале, шимбә

          15 февраль көнне «Кайбыч» боз шугалагында Изге вәли көненә багышланган бәйрәм программасы булып узды. Чарада Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул барлык килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, яшь гаиләләр күбрәк булсын, балалар күбрәк тусын дигән теләктә калды.

           Бәйрәм кысаларында Альберт Илгизәр улы Галиуллиннар гаиләсенә ана капиталы сертификатын тапшырды, ә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева аларга йомшак уенчык тапшырды.
           Бәйрәм программасы җырлар һәм конкурслар белән үрелеп барды. Кичәнең кунагы - Башкортостан Республикасының атказанган артисты Марат Шәйбаков иде. 

           Бәйрәм азагында Альберт Илгизәр улы барысын да тагын бер кат бәйрәм белән котлады, артистларга яхшы концерт куйганнары өчен, шулай ук бәйрәмне әзерләргә булышкан кешеләргә рәхмәтен белдерде.

фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4856327.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International