Тәтештә Бөтенроссия конкурсларының зона этаплары үтте

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

         11-12  февраль көнне Тәтеш районының П.С. Ханжин исемендәге 1 нче номерлы урта мәктәбе базасында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” һәм "Ел укытучысы-2019" Бөтенроссия бәйгеләренең зона этаплары узды.

          Конкурсларда Татарстан Республикасының 6 муниципаль районыннан 24 педагог катнашты. Монда Кайбыч, Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Буа районнары керде.
          Безнең районнан «Иң яхшы татар теле укытучысы-2019» бәйгесендә Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Тимергалиева, ә «Ел укытучысы - 2019» бәйгесендә-Бөрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең география һәм биология укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина, Олы Кайбыч урта гомуми белем мәктәбенең биология укытучысы Гөлшат Хәйретдинова һәм Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айрат Кәлимуллин катнашты.

         Барлык катнашучыларга да катнашкан өчен сертификатлар тапшырылды. Нәтиҗәләр зона этаплары тәмамланганнан соң билгеле булачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International