Хуҗа Хәсән авылында гомер итүче Ипатьева Фауна Лукиничнага 80 яшь тулды. Юбиляр Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Фауна Лукинична озак еллар Киров исемендәге колхозда, шулай ук Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә пешекче булып эшләгән. Без аны котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез!