7 гыйнвар көнне Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Кубня" агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа ярышлары узды. Быел җиде команда катнашты, алар арасында Чуваш Республикасының Починок-Инельләр авылы командасы да бар иде. Көрәш бик көчле һәм кызу булды. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урынны Хуҗа Хәсән, 2 урынны Турминский, 3 урынны Починок-Инели, 4 урынны Мәлки командалары яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз!