Чүти мәктәбенең яшьармиячеләре "миллион игелекле эшләр" акциясендә катнаштылар

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

          Татарстан Республикасы «Яшь армия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең региональ бүлекчәсе хаты нигезендә белем бирү оешмаларында «1 000 000 игелекле эшләр» кышкы яшь армияче акциясе узды. Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Бөркет» отряды бу акциядә катнашырга карар кылды. Яңа ел алдыннан һәр яшь армияче 3 изге эш башкарырга һәм дусларына яхшы эшләр эшләргә тәкъдим итәргә тиеш иде. Яшь армиячеләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәттеләр; лаеклы ялда булган Чүти мәктәбе укытучыларына яңа Ел открыткалары һәм кечкенә сувенирлар тараттылар; мәктәп яны территориясен рәсмиләштерделәр, мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм урнаштырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International