7 гыйнвар көнне район мәдәният йортында Россиянең, Татарстан Республикасының һәм Башкортостан Республикасының халык артисты Фидан Гафаров һәм шагыйрә Ләйлә Дәүләтованың концерты булды. Концертта шулай ук артистлар Илшат Вәлиев, Рәсим Фасихов, Алисә Сафина да катнашты.
Концерт ике сәгатькә якын дәвам итте һәм тамашачылар өчен сизелмичә үтеп китте. Район башлыгы исеменнән матур концерт күрсәткән өчен Кайбыч районы мәдәният-ял итү үзәге директоры Венера Сафиуллина артистларга рәхмәтен белдерде, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.
.jpg)


