31 декабрь көнне Бортас авыл клубында Яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Яңа ел тамашасы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы тарафыннан әзерләнгән иде. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары кунакларны Яңа ел белән котладылар, күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрделәр.