Хөрмәтле Альберт Ильгизәр улы!
Сезне Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итеп, күтәренке кәеф, сәламәтлек һәм иминлек, барлык уй-максатларыгызның тормашка ашуын телим.
Бу елны без якты хисләр белән озатабыз - республикабыз өчен ул нәтиҗәләргә һәм вакыйгаларга бай булды, ниятләгән гамәлләрнең күпчелеген уңышлы башкарып чыктык. Республикабызда эшче һөнәрләрне үстерү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булачак 2019 елда без тагын да зуррак казанышларга ирешербез, Татарстан һәм Россия мәнфәгатьләрендә берләшеп һәм актив эшләрбез дип ышанам.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов