Олы Кайбычта гаилә парларын хөрмәтләделәр

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

          Гаилә-ул тормышта төп таяныч, әхлак, мәхәббәт, хөрмәт чыганагы, җәмгыятьтә тынычлык һәм гармония нигезе. Нинди генә үзгәрешләр узмаса да, гаилә һәр кеше өчен ышанычлы сәбәп булып кала, ул анда тере көчләрне суза һәм үзен таба. Ныклы гаиләдә генә лаеклы буын тәрбияләргә мөмкин.
          Бүген, 26 декабрь көнне Олы Кайбыч авылының «Рәйхан» кафесында гаилә бәйрәме, юбиляр парларны хөрмәтләделәр. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.

           Очрашуга 13 пар килгән иде. Алар – 60 ел парлы гомер кичерүчеләр – Олы Кайбычтан Люция һәм Рифкать Гыйрфановлар, зөбәрҗәт туйга җитүчеләр – Олы Кайбычтан Сәгыйрә һәм Альберт Ярхәмовлар, Шүширмәдән Гөлфирә һәм Фәтхрахман Шакировлар, Мөрәледән Нурзидә һәм Минхәбир Тимергалиевлар, Чүтидән Наҗия һәм Касыйм Гайнетдиновлар, алтын туйларын билгеләп үтүчеләр – Хуҗа Хәсәннән Фаина һәм Геннадий Савиновлар, Олы Подберезьедан Екатерина һәм Иван Елисеевлар, Каргалыдан Валентина һәм Владимир Овчинниковлар, Кече Кайбычтан Гөлзада һәм Мәгъзүм Тимершиннар, Олы Кайбычтан Зилә һәм Фрат Фәттаховлар, Вәсиха һәм Хади Сөнгатуллиннар, Иске Чәчкабтан Сания һәм Илшат Галиуллиннар, Әминә һәм Назыйм Фәйзрахмановлар. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. 

         - Сез иң бәхетле кешеләр, минемчә. Чөнки озак еллар парлы гомер итү бик зур байлык һәм шатлык ул. - Бер-берегездән күзләрегезне алмыйча, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, чөкердәшеп яшәвегезгә без, яшьләр дә сокланабыз. Сез барыбыз өчен дә тормыш үрнәге. Безгә дә әнә шундый гомер юлын үтәргә насыйп булсын, сезгә ныклы сәламәтлек телим, якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!,  - диде Альберт Илгизәрович.

            Килүчеләргә район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.

 

           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International