23-24 декабрьдә Казан шәһәрендә, "Патриот" республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерлек үзәгендә Татарстан юнармиясе активистларының IV чираттан тыш слеты узды.
Безнең районнан анда «Яшь армия» штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең балалар хәрәкәте кураторы Лилия Зиннәтулина һәм район мәктәпләреннән 5 яшь армияче делегатлары: Федоровскидан 2 кеше, Подберезьедан 1 кеше, Чүтидән 2 кеше катнашты.