Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Казан лицеистлары килде

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

          23 декабрьдә Казан федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицей укучылары Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Балалар интернат-йортында яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар.
          Чарада шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Ул интернат-йортта яшәүчеләр алдында чыгыш ясады, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм аларга бырысына да сәламәтлек һәм иминлек теләде.

           Аннары лицей укучылары тамашачыларны төрле номерлар - биюләр, рус һәм татар телләрендә җырлар, гитарада һәм скрипкада уйнау, хәтта опера ариясен башкару белән дә сөендерделәр.

          Чара ахырында картдар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров исеменнән исемле открытка һәм Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Балалар бирегә кабат, яңа программа белән кайтачакларын вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International