Татарстанның 25 районында икенче мультиплекс трансляциясе башланды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

          Бу көннәрдә Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарында икенче мультиплекс трансляциясе башланды.
         Татарстан Республикасында 87 санлы станция төзелгән һәм эшли. Алты ел дәвамында 99% төбәк халкын  алар цифрлы сигнал белән тәэмин итә.

         Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Кайбыч районында өч станция: Кошман, Ульянково, Турминский станцияләре эшләве турында мәгълүмат өсти. Шулай итеп сыйфатлы бушлай телевидение белән районның бөтен территориясе ябыла. Шуның белән бергә Рәмис Рафис улы шактый җитешсезлек булуын да өстәде. Бу пакетта "Телевидение Яңа гасыр", ТНВ каналы юк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International