Чүти мәктәбе укучысы Әлфия Закировага Татарстан Дәүләт Советында паспорт тапшырылды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

          Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТРның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Алар-уку отличниклары, конкурс җиңүчеләре, олимпиада, спорт ярышлары призерлары, үз сыйныфларының һәм мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар, барлыгы 31 кеше. Алар арасында Кайбыч районы Чүти урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әлфинә Закирова - татар теле буенча район олимпиадасы җиңүчесе, күп кенә фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучы, Җәлил укулары лауреаты. Ул Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов кулыннан паспорт алды.      

          Тантаналы чарада шулай ук яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарә начальнигы Артем Кузнецов, Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

фотографияләр https://16.xn--b1aew.xn--p1ai/news/item/15164889/ сайтыннан алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International