2018 елның 4 декабрендә "ЭКО мәктәптән тыш эшләр үзәге" ндә «РИСК: акыл, интуиция, тизлек, команда» Бөтенроссия интеллектуаль уеннар лигасының муниципаль этабы узды.
Интеллектуаль ярыш өч блоктан торды. 1 һәм 2 «Россия исемнәре» һәм 3 блок - «Татарстан исемнәре». Һәр блок үз эченә 6 сорау керткән, һәр сорауга җавап бирү өчен бер минут бирелде.
Уен нәтиҗәләре буенча:
-1 урынны Олы Подберезье урта мәктәбенең «Звезда» командасы яулады.
-2 урынны Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Хыял канатлары» командасы яулады.
-3 урынны Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең "БЭМС" командасы яулады.
Барлык командалар да дипломнар белән бүләкләнде.