Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия»

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

          Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге 28.11.2018 елдан алып 08.12.2018 елга кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» үткәрүне оештыра. "Кайнар линия» телефоны: 8(84377)2-12-46    8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр.

          2018 елның 20 ноябренә Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышның барлыгы 23510 очрагы теркәлгән, шуларның 14 яшькә кадәрге балалар арасында – 142 кеше. Диспансер исәбендә ВИЧ белән яшәүче 13562 кеше тора. Республика халкының ВИЧ-инфекция белән зарарлануы 0,3% тәшкил итә, бу Россия Федерациясе буенча күрсәткечтән 2 тапкыр кимрәк (0,6%).  ВИЧ-инфекцияләнүчеләрнең якынча 30% - хатын-кызлар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International