Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан кредит суммасы арттырылды, аны залогсыз алырга мөмкин. Ул 1 миллион сумга кадәр арткан. Яңалыклар бизнесны алга таба киңәйтү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен каралган. Еллык 7,5 процент белән ташламалы займны ел ахырына кадәр физик зат поручительлеге һәм «ТР Гарантия фонды» коммерцияле булмаган оешмасы поручительлеге булганда алырга мөмкин.
Финанс ярдәме чаралары турында тулырак мәгълүматны 524-90-90 телефоны буенча белергә була. Консультацияләр шулай ук ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан Петербург урамы, 28 йорт - Эшмәкәр йортында күрсәтелә.