«Һәр кеше елга бер тапкыр булса да яхшы эш башкара ала, чөнки юмарт булу җиңел һәм күңелле бит! Юмарт сишәмбе - ул Бөтендөнья хәйрия көне, аның максаты — хәйрия хәрәкәтен популярлаштыру өчен берләшү. # Юмарт сишәмбе 100дән артык илне берләштерә. Бу көнне бөтен дөнья буенча игелекле эшләр белән бәйле, Юмарт сишәмбе хештег астында төрле чаралар һәм акцияләр уза.
Юмарт сишәмбе көнне Кайбыч районында Кайбыч районының "Шәфкать" хәйрия фонды, ТР «НАЗ» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм фонды хәйриячеләр булды. Чараны оештыруда социаль яклау бүлеге һәм "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге актив катнаша.