Бүген Кайбыч муниципаль район Советы аппаратының бухгалтерлык исәбе һәм отчет бүлеге начальнигы Низаметдинова Гүзәл Минсалим кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аны туган көне белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул аңа эшләрендә уңышлар теләде һәм бассейнга бару өчен абонемент белән котлау открыткасын тапшырды.