Калуга төбәгеннән тәҗрибә белән уртаклашу өчен мәдәният бүлеге җитәкчеләре Казанга килделәр. Киңәшмәдә Кайбыч районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Әбләзова Рамилә Рузалит кызы катнашты.
Бу киңәшмәдә шулай ук Мәдәният министры Ирәдә Әюпова катнашты. Ул чыгышында районнарда мәдәният эшчәнлегендә белемле кадрлар кирәклегенә басым ясады. “Яңа төзелгән мәдәният йортлары ябык тугел, ә гөрләп торырга тиеш” дип белдерде. Хезмәттәшләренә алдагы көннәрендә уңышлар теләп,үзенең чыгышын тәмамлады.
Татарстанның барлык районнарындагы мәдәният бүлеге җитәкчеләре киләчәктә Калуга төбәгенең мәдәнияты белән танышырга, яңа эш алымнарын өйрәнергә барачакбыз” диделәр.