Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул барлык өлкәннәрне килеп җитүче өлкәннәр ункөнлеге белән котлады, аларга нык сәламәтлек, иминлек, игътибар һәм мәхәббәт теләде.
Аннары Альберт Илгизәрович каравылчы Зөфәр Гыйбадуллинны юбилее белән котлады, нәтиҗәле хезмәте өчен мактау грамотасы һәм Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Мактау грамотасы белән 2006 елдан бирле интернат-йортта хисапчы булып эшләүче Наталия Чухина бүләкләнде.
Өлкәннәр декадасы кысаларында, картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицее волонтерлары да бар иде. Волонтерлар-монда еш кунаклар. Бәйрәм концерты төрле номерлар — җырлар, биюләр, шигырьләр, якты тамаша һәм җанлы музыка белән үрелеп барды.
Декада чорында 1-10 октябрь көннәрендә интернат-йортында ачык ишекләр йорты булачак, - дип хәбәр итте район картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Альбина Миңнуллина.

