Өлкәннәр арасында эчкечелекне кисәтү

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

          Алкогольне чамадан тыш куллану илебезнең иң актуаль проблемаларының берсе булып тора. Кешеләр еш кына алкогольне бөтен бәладән дару буларак куллана, өстәвенә, беренче вакытта, чыннан да, бераз җиңеллек сизелә. Тик ул алдап тора. Акрынлап алкогольгә ияләшү үсә, алкоголь бәйлелеге формалаша.

          Алкоголь-өлкән яшьтәге кешеләрнең үлем-китем очракларының, авыр травмаларның төп сәбәпләренең берсе.

          Өлкән яшьтә спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны өлкән кеше организмының су-тоз балансын начаррак тотуы һәм төрле хроник авырулардан еш кына җәфа чигүе белән аңлатыла. 

          Спиртлы эчемлекләр белән мавыгу авыр нәтиҗәләргә китерә, тормыш өчен куркыныч булган авырулар:  гепатит, асцит, цирроз.

          Шулай итеп, алкогольнең кеше организмына йогынтысы начар һәм чыгымсыз дип әйтергә була.

          Аңлы кеше хәмердән йомшарып торуның организм өчен зыянлы булуын аңларга тиеш. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International