Кичә " Пирамида "мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында "РИТЭК" АҖ социаль һәм мәдәни проектларының IX конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Иң яхшы проектлар авторларын котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.
Конкурста безнең районнан «мәктәп ишегалды – шатлык территориясе» проекты белән Ульянково мәктәбе директоры Наталья Челнокова һәм «сәламәт гаилә - сәламәт авыл» проекты белән гаилә кыйммәтләрен яклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева дипломант булдылар.
