18 сентябрьда сәгать 8:00-12:00 кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Казанда шәхси торак йортларны рәсмилләштерү буенча, төзелешкә рөхсәтне юкка чыгару сәбәпле "Бердәм кайнар линия көне" үткәрә.
Казанлылар сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары өчен актуаль тема буенча «кайнар линия» 26 сентябрьдә булачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!