"Татарстанның истәлекле урыннары" темасына мәдәният дәресе

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

         2018 елның 14 сентябрендә "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында районның барлык авыл китапханәләрендә һәм мәктәпләрендә китапханәчеләр башлангыч сыйныф укучылары өчен "Татарстанның истәлекле урыннары" дигән темага мәдәният дәресе үткәрделәр. Дәрестә балалар Татарстан мәдәниятенең байлыгы белән, республикабызны таныткан кешеләр белән таныштылар. Китапханәчеләр балаларны «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проекты белән таныштырдылар, көндәлекне ничек дөрес итеп тутырырга кирәклеген аңлаттылар, аннан файдалану турында тулы мәгълүмат бирделәр. 560 укучы "Укучының мәдәни көндәлеген" алды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International