Тәтештә «Нечкәбил - 2018» ана булу матурлыгы һәм гаилә республика конкурсының зона этабы узды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

          16 сентябрьдә Тәтештә «Нечкәбил - 2018» ана булу матурлыгы һәм гаилә республика конкурсының зона этабы узды. Безнең районны әлеге конкурста Борындык авылыннан Ранил һәм Энҗе Миңгалиев гаиләсе тәкъдим итте.  Алар «матурлык һәм гармония» номинациясендә Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашучы дипломы, «гаилә кунакчыллыгы» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр. Конкурсның финалистлары 22 сентябрь көнне зона турлары тәмамланган соң билгеле булачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International