Кичә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең икенче разрядлы бөлкән инспекторы Шәрәфиев Илфат Сәлимхан улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилее белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтте һәм "Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" күкрәк билгесе һәм мактау грамотасы белән аны бүләкләде.