Олы Кайбычта "Милләтләр кроссы - 2018" узды

2018 елның 15 сентябре, шимбә

         Бүген, 15 сентябрь көнне, Олы Кайбыч урта мәктәбе стадионында Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган «Милләтләр кроссы» спорт бәйрәме узды. Йөгерештә катнашучыларны старт алдыннан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы  Юрий Михайлов сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр.

         Узыш нәтиҗәләре:

Ирләр арасында: 1 урынны   янгын cүндерү - коткару гарнизоны начальнигы Дамир Ибраһимов, 2 урынны район үзәк сырхауханәсеннән Раиль Хисамиев, 3 урынны янгын сүндерү отрядыннан Илназ Минһаҗев яулады.

Хатын-кызлар арасында: 1 урынны Солтанова Айгөл (мәктәптән тыш эшләр үзәге), 2 урынны Воробьева Людмила (район финанс-бюджет палатасы), 3 урынны Шакирова Гөлназ (Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йорты) яулады.

Пенсионерлар арасында:  1 урынны ирләр арасында “Яшь армиячеләр” хәрәкәте җитәкчесе  Хөснетдинов Илһам, 2 урынны полиция ветераны Марс Нигъмәтҗанов яулады, ә хатын-кызлар арасында 1 урынны Федоровское авылында яшәүче Мария Ершова яулады.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International