13 сентябрь Буада Татарстан архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан, архивчылар һәм музей хезмәткәрләренең I Мирасиадасы узды. Чарада Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәрлэре дүрт спорт төрендә көч сынашты: Энҗе Миңгалиева дартс, аркан тартышуда, Ралия Иванова йөзүдэ, Әлфинур Баһавиева музейлар командасында катнаш эстафетада 400 метрга йөгереп командага жиңү китерде. Гомуми зачетта Татарстан музейлары командалары абсолют җиңүче булды.