Чүти авыл китапханәсендә Лев Толстойның 190 еллыгы үткәрелде

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

        10 сентябрьдә Россия һәм бөтендөнья  танылган язучы, күренекле фикер иясе, философ Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуны билгеләп үтте. Шул уңайдан  Чүти авыл китапханәсендә язучы әсәрләренең китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Фәридә Низаметдинова «Лев Николаевич Толстойның тормыш битләре буйлап» дигән темага әдәби кичә үткәрде, ә Чүти мәдәният йортында исә "Толстой тормышы бер  тоташ көн кебек" дигән темага әңгәмә үткәрелде.  Әлеге чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International