Олы Кайбычта "Кичке уен" бәйрәменә әзерлек бара

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

         Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Сабантуй" паркында оператив киңәшмә уздырды. Анда  урынбасарларга һәм җитәкчеләргә фольклор бәйрәмен оештыру һәм уздыру буенча йөкләмәләр бирелде.

        14 сентябрь көнне 15:00 сәгатьтә башланачак "Кичке уенда"  безнең районда яшәүче төрле халыкның  җырларын һәм биюләрен күрергә мөмкин булачак. Бәйрәмдә Чувашия, Марий Эль Республикасы фольклор коллективлары чыгышы һәм татар җырчысы Ринат Рәхмәтуллинның килүе көтелә. Кунакларны кайнар коймаклар һәм самоварда кайнап торган чәй көтә. Барыгызны да көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International