"Наше время – Безнен заман" эшләүче яшьләр фестивалендә катнашу өчен гариза бирергә соңга калмагыз

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

        Татарстанда эшче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» VI ачык республика телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. 25 сентябрьгә кадәр республика предприятиеләренең үзешчән артистлары һәм иҗат коллективлары ел саен үткәрелә торган бәйгедә катнашу өчен «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә гариза бирә алалар.

        Фестиваль 2018 елның 1 июненнән 16 ноябренә кадәр узачак. 27 октябрьгә кадәр Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Казанда зона сайлап алу турлары уздырылачак. Конкурс көннәре зона этапларының гала-концертлары белән тәмамланачак. Зональ этапларының җиңүчеләре, жюри әгъзаларының чакыруын алып, фестивальның финалына чыга. Ул Казанда 13 ноябрьдан алып 14 ноябрьга кадәр үткәрергә планлаштырылган.

       Фестивальнең барлык гала-концертлары «ТНВ» телеканалында языла һәм трансляцияләнә. Финал гала-концерты 16 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, анда номинацияләр буенча җиңүчеләр генә түгел, гран-при да билгеләнәчәк. «Наше время-Безнең заман» эшләүче яшьләрнең VI ачык республика телевизион фестиваленең гран – при иясе 250 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. Абсолют җиңүчегә Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм акчалата премия тапшырылачак.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International