7 сентябрьдан алып 8 сентябрьга кадәр Чаллы шәһәрендә бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды. Анда катнашу өчен Республиканың 15 иң яхшы спорт клублары чакырылды, аларның арасында Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе дә.
Бөтенроссия спорт уеннарының программасына 4 спорт төре һәм 4 төрле иҗади конкурс керде. Нәтиҗәдә безнең команда бадминтоннан 2 урын, баскетболдан 9 урын, җиңел атлетикадан 10 урын, тэг-реггидан 7 урын, ә гомуми зачетта республика буенча 9 нчы урынны яулады.

