Бүген 21 август көнне бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан Олы Кайбыч авылының үзәк мәчетендә дә иртә таңнан халык җыелды. Бәйрәм барышында районның мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин бәйрәм вәгазьләре сөйләде, ТР Диния назәрәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын да ирештерде. Вәгазьләрдән соң сәгать 5:00 мөсельманнар гает намазын кылдылар, аннан соң аятләр укылды.