Олы Кайбычта пляж волейболы турниры узды

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

          18 августта Олы Кайбычның "Сабантуй" ял итү паркында  ирләр арасында пляж волейболы буенча район турниры үтте. Ярышның кагыйдәләре буенча һәр командыдан икешәр кеше катнашты. Нәтиҗәдә турнирның җиңүчеләре: Турминск авылыннан Максим Малюков һәм Сергей Ильин булды, икенче урында  Иске Чәчкабтан Ранис Сөләймәнов һәм Фирдүс Сибгатуллин, өченче урында Руслан Томлеев(Мәлки) һәм Сергей Демьянов (Иске Тәрбит).  Әлеге турнирда Олы Кайбыч, Кече Мәме һәм Багай волейболчылары да актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International