Бүген Кайбыч районына эшлекле визит белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдүс Габдрахманов килде. Ул урып-җыю эшләре барышы белән һәм 2019 ел өчен көзге культураларны чәчү эшләре белән танышып китте.
Бүгенге көндә 13287 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу 49,8 процентны тәшкил итә. Шулай ук 31553 тонна бодай суктырылган. Көзге культураларны һәм борчакны урып-җыю эшләре тулысынча тәмамланган. Көзге бодайның уңышы – гектарына 26 центнерны, ә арыш 28 центнерны тәшкил итә. Кырлардан 256 гектар арпа һәм 11884 гектар сабан бодаен җыясы калды.
Яхшы темплар белән эшләрне агрофирма "Дубраваның" 2 филиалы алып бара.


