Район башлыгы киңәйтелгән утырышта катнашты

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

         Бүген Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә эшмәкәрлек буенча Советның IX  киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.

         Чара барышында индустриаль паркларны үстерү, санитар зоналар урнаштыру, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының экологлар квалификациясенә карата таләпләрен хәл итү, транспорт иминлеге һәм «ГЛОНАСС» транспорт системалары җайланмаларына багышланган сораулар каралды.

         Татарстан Республикасы Президенты белән аралашу өчен барлыгы 250 эшкуар чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International