Кырым республикасында «АЛТЫН МАЙДАН» фестивале старт ала

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

         17 августтан 27 августка кадәр Кырым Республикасының Межводное авылында «АЛТЫН МАЙДАН-Кырым»  Халыкара фольклор фестиваль-конкурсы узачак. Әлеге фестивальда Кайбыч районының Олы Кайбыч, Подберезье, Иске Чәчкаб, Каргала авылларыннан  барлыгы 25 кеше катнашачак.  Кырымга барып-кайту өчен халыкка район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәм итте.

          Фестивальнең программасында: фольклор коллективлары һәм солистлары конкурсы, локаль җыр традицияләрен үзләштерү буенча, халык хореографиясе һәм инструменталь музыка буенча мастер-класслар,  Кырымның авыл җирләрендә концертлар, дискотекалар, Сабантуй һәм башка чаралар булуы көтелә.

          Исән-сау юллар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International