11 август көнне китапханәчеләр методистлар белән берлектә Иске Чәчкаб авылында "Кичке уен" бәйрәме уздырдылар. Бәйрәмдә авылның талантлы кешеләре чыгыш ясады, җырлар җырлады, биеде, төрле уеннарда катнашты. Шулай ук "Ак калфак" фольклор ансамбле чыгыш ясады. Соңыннан барысында чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйладылар.