Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында булды. Авылның Чишмәле урамында юл салу эшләре тәмамланды. Юлның озынлыгы 220 метр тәшкил итә. Юл, гражданнарның узара салым акчасына төзелгән һәм 522 мең сум акча тәшкил итә. Юлны шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикматуллин эшләде.
Район башлыгы тикшерү нәтиҗәләре белән канәгать калды.