Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен "Ачык ишек көнен" үткәрә

2018 елның 14 августы, сишәмбе

          2018 елның 15 августында сәгать 10:00-16:00 кадәр  Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау  һәм кеше иминлеген күзәтүнең федераль хезмәте идарәсе Кайбыч, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Югары Ослан эшмәкәрләре өчен "Ачык ишек көнен" оештыра. "Ачык ишек көне" Яшел Үзәндә, Засорин урамы, 24 йорт адресы буенча булачак.

          Алдан язылу кирәкми, керү бушлай.

          Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

          Сезне "Ачык ишек көненә" көтеп калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International